АА

С заботой о вашем здоровье!

Иңнәрендә ак халат

17.07.2023

Табиб һөнәре – иң кадерле һәм иң мөһим һөнәрләрнең берсе. Минем табибларга, шәфкать туташларына, шул өлкә белгечләре әзерләүче укытучыларга рәхмәтләрем бик зур.


Якты дөньяда яшәгәннәргә сәламәтлек телим, туар таңнарыгыз тыныч һәм мәхәббәтле, гомерләрегез шатлыклы булсын!

Т ү б ә н Ка м а к ү п т а р м а к л ы Үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлеге җитәкчесе Муртазали Рамазанов, шул ук дәваханәнең урология бүлеге җитәкчесе Рәсим Мотыйгуллин, кардиология бүлеге җитәкчесе Любовь Кузнецова һәм алар кул астында эшләгән табибларга, шәфкать туташларына авыруларның рәхмәтләре чиксез. Алар барысы да үз эшләренең осталары, мәрхәмәтле, игелекле табиблар. һәр авыруны яшь баланы карагандай карап, тәрбиялиләр. Физиотерапевт Зәкия Вәлиуллина – ачык йөзле, сабыр, көнне төнгә ялгап, авыруларга ярдәм кулы сузучы шәфкать иясе.

Узган елның декабрендә дәваханәгә кереп, бер-бер артлы өч операция кичерергә туры килде. Аллаһның ярдәме һәм табиблар тырышлыгы белән март аенда аякка баса алдым.

Сүземне йомгаклап, барыбызга да сәламәтлек телим. Без яшәгән йортның ишек-тәрәзәләрен бары тик шатлыклы хәбәрләр генә шакысын. Сез сәламәт яшәү шатлыгы бүләк иткән авыруларның елмаюлары һәм рәхмәтләре иң зур бүләк булсын!

                                                                                                                                                                                                        Корбан Галиев